2022 елның 27-29 сентябрь көннәрендә ООК «Байтик» лагере базасында ел саен үткәрелә торган юннатлар республика слеты узды.

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Татарстанның 30 районыннан 130дан артык экоактивист һәм 220 Юннат «Чиста киләчәк» мәктәбендә катнашты. Слет «Рус география җәмгыяте»нең төбәк бүлеге һәм «Чиста киләчәк» яшьләр иҗтимагый оешмасы, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Слет кысаларында катнашучылар ботаника, зоология һәм экология өлкәсендәге тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр, ә укытучылар–экомаршрутлар тәкъдим итте, алар ярдәмендә укучылар районнарның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын өйрәнә алалар. Безнең районнан слета Шәтке урта мәктәбенең 9 класс укучысы Шәйхиев Җәүдәт (җитәкчесе-Шәйхиева Илсөяр Миңнәхмәт кызы) катнашты. Ул үзенең тикшеренү эше белән чыгыш ясады, аның эше жюри тарафыннан яхшы бәяләнде. Җәүдәт үз номинациясендә призер булды. Диплом һәм истәлеклебүләк белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International