30 сентябрьдә, бәйрәм алдыннан, Мәгариф бүлеге коллективы хөрмәтле пенсионерларны бик мөһим бәйрәм – Халыкара өлкәннәр көне һәм якынлашып килүче укытучылар көне белән котладылар!
Бу бәйрәм Өлкән буын кешеләренә аларның яше турында искә төшерү түгел, ә хезмәт ветераннарына, пенсионерларга һәм өлкәннәргә озак еллар намуслы хезмәте, бай тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге өчен рәхмәт әйтү мөмкинлеге.
Котлау сүзләре эчтәлекле булды: пенсионерларыбызга иң мөһиме – нык сәламәтлек, күзләрдәге шатлыклы балкышны, күңел түрендәге якты хыялларны югалтмау, киләсе буыннар белән тәҗрибә уртаклашу теләкләре. Аларның тормышы яхшы минутлар белән тулы булсын.
Әлеге бәйрәм бүгенге көндә бик актуаль. Бу көн-зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне!