Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Быел сез һөнәри бәйрәмегезне аеруча рухи күтәренкелек белән каршы аласыз. Районыбыз игенчеләре 24156 гектар мәйданнан 81305 тоннадан артык икмәк суктырып алу бәхетенә ирештеләр. Һәр гектардан 33,7 центнер иген уңышы алып, амбарларыбызны гәрәбәдәй ашлык белән тулыландыра алдык. Аеруча җаваплылыклары чикләнгән “Август – Теләче”, “Агролак”, “Игенче” һәм “Алан” ширкәте игенче-механизаторларының тырыш хезмәте нәтиҗәсе бу. Аларның уртак тырышлыгы белән басу-кырларыбыздан 34-47 шәр центнер уңыш җыеп алынды. Шунысы сөендерә: елның-елында районыбыз терлекчеләре дә продукция җитештерүне арттыра гына бара.
Гомер-гомергә җир авыл халкының байлыгы саналган.
Мөхтәрәм авыл хезмәтчәннәре! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Яшәеш көче биргән чишмәгә тиң авылның киләчәге сезнең кулларда. Авыр, әмма игелекле хезмәтегез аша зур җиңүләргә ирешергә насыйп булсын!