5 октябрь көнне Алан авылы китапханәчесе “Әллүки” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Хайваннар - китап геройлары”дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде.Чара барышында балалар “Хайваннарны танып бел!” викторинасы сорауларына бик актив катнаштылар, хайваннар турында барлык белемнәрен сөйләп бирделәр, пазллардан әкият геройларын җыйдылар. Балаларга төп геройлары хайваннар булган китаплардан торган күргәзмә тәкъдим ителде. Чара ахырында алар үзләренең яраткан йорт хайваннарының рәсемнәрен ясадылар.