“Әкият дөньясына дәшәм, сер тулы дөньяга ”

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Башка халыклар иҗатындагы кебек, татар халык авыз иҗатында да төрле жанрлар арасында күләме белән дә, әдәби һәм тарихи-эстетик кыйммәте ягыннан да әкиятләр әһәмиятле урыннарның берсен алып тора.  Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.Әкиятне тыңларга һәм укырга яратучылар  - балалар. Шуны истә тотып 29 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Каенкай” балалар бакчасында “Әкият дөньясына дәшәм, сер тулы дөньяга ” дигән исем белән Г.Тукайның әкиятләрен укуны оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International