Татарча көрәш бәйгесе

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

1октябрьдә Теләче районының Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Әфган сугышында батырларча һәлак булган якташыбыз Миңнегали Ногуманов истәлегенә 2007 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер егетләр һәм малайлар арасында татарча көрәш бәйгесе узды. Әлеге көрәш бәйгесендә Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары катнашып, зур җиңүләргә иреште һәм команда 3 урынга лаек булды( Тренер- Галимов Д.И.)  Шәхси беренчелектә:

1 урын- Хайретдинов Ибраһим, Тимербаев Раил,

2 урын- Гайнетдинов Рәсүл., Сафин Булат,

3 урын – Җәләлиев Муса,

4 урын- Хайретдинов Габдерахим, Минһаҗев Камил.

Котлыйбыз аларны!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International