«Укытучыларны котла» акциясе

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Бүген көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Кеше нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның унышлары башында укытучысы тора. Укытучы балага һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта үз юлын сайларга ярдәм итә. «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Хусаинова Л.З. «Теләче волонтерлары» үзәге волонтерлары белән берлектә укытучыларны шушы матур бәйрәм белән котладылар. Чараны «Укытучыларны котла» акциясе кысаларында оештырдылар. Чәчәкләр бүләк итеп волонтерлар укытучыларның кәефен күтәрә һәм авыр хезмәтләре өчен тагын бер кат рәхмәт белдерә алды. Шулай ук акциядә катнашу өчен социаль хезмәт алучылардан балигъ булмаганнар да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International