5 октябрьдә илебездә укытучыларның һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр.

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Бу бәйрәм алдыннан Баландыш авыл китапханәсе "Ветеран-педагогны котла!" дигән акция оештырды. Акциянең максаты – берничә буын балаларны тәрбияләп укыткан  укытучыларга рәхмәт белдерү һәм әлбәттә, бүләкләр бирү. Баландыш авыл китапханәсе китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Баландыш авыл җирлеге башлыгы белән берлектә, ветеран укытучылар Әскаров Талип Мөхәммәтдин улы һәм Әскарова Равзалия Кыям кызын котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International