Үсеп килүче буында өлкәннәргә карата хөрмәт, ярату хисен тәрбияләүдә һәм шулай ук балаларның иҗади активлыгын үстерүдә бу чара зур роль уйный.
Бүген, 6нчы октябрь көнне, Теләче 2нче балалар бакчасында зурлар төркеме балалары тырышлыгы белән әзерләнгән “Әбием, бабаем-минем иң якыннарым!” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып үтте. Бәйрәмне карарга төркемгә йөрүче балаларның әби-бабайлары, дәү әни һәм дәү әтиләре килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте, әби-бабайлар бик канәгать булып, оныклары белән бергә күңел ачып кайтып киттеләр.