15 октябрь көнне «Батыр» спорткомплексында 2008-2010, 2005-2007 нче елгы кызлар, егетләр арасында кул көрәше буенча район беренчелеге узды. Әлеге ярышларда 10 мәктәптән 148 укучы катнашты. Үз улчәү авырлыкларында 1 урын яулаган спортсменнар Чистай шәһәрендә узачак Татарстан беренчелегенә барачаклар. Баландыш төп мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясап, әлеге урыннарга лаек булды:
Мингазов Камил – 3 урын;
Хазиева Ләйсән – 3 урын;
Загидуллина Нурфия – 2 урын;
Ситдикова Камилә – 2 урын;
Гайнетдинова Назлыгөл – 1 урын.