Борынгы гореф-гадәтләрне искә төшерү, тергезү максатыннан китапханә хезмәткәрләре, «Сердәш» аралашу клубы белән берлектә, онытылып барган йолаларның берсе - “Орчык өмәсе” оештырды. Чарада катнашучылар кул эшләрен башкарды: кемдер йонны эрләде, кемдер язды, катты, бәйләде һәм йомгакны чорнады. Һәрберсе үзенең беренче тапкыр бу кәсепкә ничек итеп өйрәнүләре турында сөйләде, эш тәртибен аңлатты. Эшләгәндә күңеллерәк булсын өчен, кичәдә җырлар җырланды, "Мәкаль әйтеш", “Табышмак әйтәм, җавап тап”, “Орчык” тәгәрәтү һәм башка уеннар уйналды. Китапханәчеләр “Орчык өмәсе” йоласының тарихы белән таныштырды.