Көзге матур көннәрнең берсендә бөек рус шагыйрәсе Марина Цветаева дөньяга килә.

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Аның XX гасыр рус поэзиясендә иң күренекле исемнәрнең берсе икәнен без барыбыз да беләбез. М.Цветаеваның 130 еллыгы уңаеннан  Шармыш авыл китапханәсендә «Если душа родилась крылатой» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдән укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, шигырьләр җыентыгы белән таныштылар. Очрашуда Марина Цветаеваның сайланган шигырьләре укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International