8 нче октябрь көнне Баландыш төп гомум белем бирү мәктәбенең яшь бадминтончылар командасы 2022 нче елгы Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында “Төньяк-көнбатыш бадминтон лигасы”ның зона этабында катнашты. Ярышлар "Саба-Арена" да узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 2009-2010 елгы яшь категориясендә призлы урыннар:
1 урын-Җаббарова Фәридә;
2 урын- Сафин Булат;
2011 елда туган һәм кечерәк категорияләрдә:
3 урын- Гайнетдинов Рәсүл;
Җиңүчеләрне һәм призерларны өстәмә белем бирү педагоглары: Җаббаров А. Ф. һәм Галимов Д. И. әзерләделәр. Котлыйбыз!