«Татарстанның бадминтон өметләре – 3 тур»

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

     Агымдагы елның 08 октябрендә  Байлар Сабасында  2012 елда һәм аннан яшьрәк,2010-2011 елларда туган укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре – 3 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Өстәмә белем бирү педагоглары Галимҗанов Рәмис Рафис улы, Шәяхмәтов Шамил Альберт улы, Галимов Данил Илгиз улы һәм Гарипова Гүзәл Газинур кызы җитәкчелегендә 20 бала катнашты.

   2012 нче елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында Мөхәрләмова Ильвина 2 нче урынны, Сөләйманов Айнур 2 нче урынны алды. 2010-2011 елларда туган укучылар арасында Сафин Булат-2 урын, Гайнетдинов Рәсүл – 3 урын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International