Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә “Көзнең яме уңыш белән” исемле бәйрәм чарасы уздырды. Балаларга

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Балаларга кунакка кәрҗин тулы уңышларын төяп, көз кызы  үзе килде. Китапханәче балаларга көзге айлар һәм аларның үзенчәлекләре, витаминлы җиләк-җимешләр турында сөйләде. Балалар көзнең матурлыгына сокландылар, шигырьләр сөйләделәр,  мәкальләр, әйтемнәрне  искә төшерделәр, табышмакләрга җавап бирделәр һәм күңелле уеннар уйнадылар.  Ахырдан һәркайсы дәрестән тыш уку өчен, өйләренә китаплар яздырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International