Бәләкәйдән балаларга шигырьләр ятлату, үзлегеннән китап укый башлагач, әсәрнең эчтәлеген сөйләтү, сораулар бирү кирәк. Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, китапларны дөрес сайлап алу, китап укудан алган белемнәрне кулланырга өйрәтү дә мөһим. Шуларны истә тотып, 7 октябрь көнне Шәтке авылы китапханәчесе “Әллүки“ балалар бакчасында Ленар Шәйхның 40 яшьлек юбилее уңаеннан “Без шигырь укыйбыз” дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үткәрде. Балалар Ленарның шигырьләрен бик яратып тыңладылар.