Туган авыл, туган як, туган җир, туган ил төшенчәләре һәркем өчен газиз һәм кадерле.

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Аның челтерәп аккан чишмәләре, киң болыннары, иген кырлары, саф һавасы, шифалы яңгырлары күңелгә рәхәтлек бирә. Һәркемнең  үзенең туган ягында, табигать кочагында үзе яраткан урыны, үзенә ошаган изге почмагы була. Туган якның һавасы да шифалырак, сулары да татлырак.Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, аның кадерле җир һәм бердәнбер булуын белү, аның белән горурлану, туган илгә карата патриотик хис тәрбияләү максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 8 октябрь көнне “Туган илем, туган җирем”дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Бу чарада авыл яшьләре катнаштылар. Алар белән туган ил,туган җир, илдәге вәзгыятьләр турында  әңгәмә алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International