Һәркем яшәгән төбәген матурлауга, яшелләндерүгә өлеш кертергә омтыла.

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Шундый игелелекле эшләрнең берсе – тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар, һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту. Юкка гына урманнарны планетаның үпкәсе димиләр. Шуңа күрә дә, 3нче октябрь көнне, Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин җитәкчелегендә агач утырту өмәсендә катнаштылар. Озак та үтмәс, бергәләшеп утырткан үсентеләр матур булып үсеп китәр һәм тирә-ягыбызны тагын да ямьләндерер дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International