Мәгариф бүлегенең методик эш планы нигезендә 2022 елның 12 октябрендә МБГБУ-Иске Җөри урта мәктәбендә районның рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Әдәбият дәресләрендә коммуникатив-сөйләм күнекмәләрен камилләштерү» темасына семинар үткәрелде. Семинар эшендә районның 20 педагогы катнашты. Әлеге семинар кысаларында әдәбият буенча ачык дәресләр үткәрелде: Габдрахманова Миләүшә Мидхәт кызы 10 нчы сыйныфта «А. Гончаровның «Обломов» романында мәхәббәт” темасына дәрес үткәрде; Вахитова Әлфия Сатлык кызы 5 нче сыйныфта “А. С. Пушкин әкиятләрендә сюжет һәм әкият геройлары” темасына дәрес күрсәтте. Семинар М.И. Цветаеваның тууына 130 ел тулуга багышланган «Шигырьләр -ул минем тормышым» дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара белән тәмамланды.