Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә үсеп килүче буында патриотлык һәм интернационализм хисе тәрбияләү максатыннан, «Тынычлык күгәрчене» Бөтендөнья акциясе үткәрелде. Тынычлык тарафдарларының беренче Бөтендөнья конгрессы 1949 елда Парижда һәм Прагада уза. Бу конгресс эмблемасы Пабло Пикассо тарафыннан ясалган, анда ак күгәрченнең томшыгында зәйтүн ботаклары сурәтләнгән. Шул көннән башлап күгәрчен тынычлык символы итеп сайланган.