12 октябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл фельдшеры белән берлектә балалар өчен “Киләчәгең турында уйла” темасына әңгәмә оештырдылар. Фельдшер Галәвиева Рәсулә Ислам кызы баларга сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирде, сәламәтлек өчен нәрсәнең файда, ә нәрсәнең зыян китерүе турында аңлатты. Дөрес туклану, дөрес режим белән яшәү, спорт белән шөгыльләнү, саф һавада йөрүнең сәламәтлек өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде. Соңыннан балалар сорауларга җавап бирделәр.