Егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

2022 елнын 15 октябрендә “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе  балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә 2008-2010, 2005-2007 нче  елларда  туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.

       Ярышта барлыгы 10 мәктәптән 148  укучы катнашты. Үз үлчәү авырлыкларында җинү яулаган спортсменнар Чистай шәһәрендә узачак Татарстан Республикасы беренчелегенә  барачак.

 

2008-2010 нче елгы егет-кызлар арасында гомумкоманда урыннары:

1 урын- Теләче

2 урын-  Олы Мишә

3 урын- Югары Кибәхуҗа мәктәпләре

 

2005-2007 нче елгы егет-кызлар арасында гомумкоманда урыннары:

1 урын – Теләче

2 урын – Олы Мишә

3 урын – Алан урта мәктәпләре.

 

  Барлык җиңүчеләргә диплом, медальләр тапшырылды. Ярышларны уздыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән, үзе дә кул көрәше буенча Айрат Әхмәт улы кул астында шөгыльләнгән Гилфанов Рушанга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International