Волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

13-16 октябрь көннәрендә  Зәй шәһәрендә 2008-2009 елгы кызлар арасында  волейбол буенча Татарстан Республикасы  беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Шәяхмәтов  Шамил Альберт улы, Гәбделхәев Рәшит Хаҗинур улы җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке, Олы Мәтәскә, Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.

  Республика беренчелегендә барлыгы 14 команда катнашты.

Гомумкоманда урыннары буенча безнең район кызлары 5 урынга лаек булдылар.

1 урын-Менделеевск

2 урын- Буа

3 урын-Сарман  районы командалары.

Кызларны уңышлары белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International