13 һәм 15 октябрь көнне Казан шәһәрендә 13-14 яшьлек егетләр, 11-12 яшьлек кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. «Теләче» спорт мәктәбе йөзү бүлегенә йөрүче балалар да тренер Заһидуллин Б.Х. җитәкчелегендә бу турнирда катнашып кайттылар.
Әхмәтҗанова Әдилә – 100 м.комплекс – 36 урын (68 катнашучы арасында)
100 м. брасс – 18 урын (38 катнашучы арасында)
Һидиятуллина Диләрә – 100 м. комплекс – 54 урын.
Бу - бик яхшы күрсәткечләр. Балаларны котлыйбыз! Алдагы ярышларда да аларга уңышлар теләп калабыз!