«Солдатка хат " акциясе

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында  эшләп килүче  Балалар иҗат үзәгенең «Юнармеец»  түгәрәге членнары белән «Солдатка хат» акциясе узды. Балалар солдатларга Россия гражданнарын саклаганнары, гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәм күрсәткәннәре өчен язмача рәхмәт белдерделәр. Хатларда балалар үзләре, планнары һәм хыяллары турында сөйләделәр, мәктәп тормышы турында яздылар. Күп егетләр  өчен Солдатка хат язу бик мөһим һәм җаваплы эш булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International