13 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсе “Пенза өлкә балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе» оештырган «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән 10 нчы төбәкара акциягә кушылды һәм «Под парусом Лермонтовской поэзии» дип исемләнгән әдәби укулар уздырды. Михаил Юрьевич Лермонтовның тормышын һәм иҗатын яктырткан «Лермонтовның шигъри дөньясы» күргәзмәсе оештырылып, укучыларга тәкъдим ителде. Укучылар бөек шагыйрь биографиясеннән кызыклы фактлар белделәр, тормышыннан истәлекле мизгелләрне барладылар һәм шигырьләрен кычкырып укыдылар. Чара азагында китапханәче шагыйрьнең иҗаты турында онытмыйча, аның әсәрләрен ешрак укыгыз дигән теләкләрен җиткерде.