Аны авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызлар билгеләп үтә. Бәйрәмнең максаты - авылда хатын-кызның авыр хезмәтенә, хәзерге вакытта булган проблемаларга җәмгыять игътибарын җәлеп итү.
Авыл тормышының нинди ягын алсаң да, сез бөтен җирдә хатын-кызлар таба аласыз. Алар «хатын – кызлар» өлкәсендә генә түгел, ә җитештерүнең төп тармакларында - терлекчелек һәм игенчелек өлкәләрендә дә эшлиләр. Хатын-кызлар советларында, берлекләрдә бик теләп эшлиләр, гражданнар җыеннарында катнашалар, авылның тормыш-көнкүрешендәге төрле проблемаларны хәл итүдә булышалар. Шул уңайдан 15 октябрь көнне Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә, "Без бит авыл кызлары"дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Очрашуга төрле һөнәр ияләре булган хатын-кызлар, авыл җирлеге активистлары чакырылган иде.
Китапханәче кунакларны китаплар белән таныштырды, авыл тормышы турында кызыклы роман укырга тәкъдим итте. Очрашуда шулай ук авыл хатын-кызларын борчый торган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Кунаклар һәм мәдәният хезмәткәрләре чын күңелдән җырлар җырладылар, «сорауларга җаваплар» уенын уйнадылар. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды.