15 октябрьдә Субаш авылы китапханәсе Пенза балалар һәм яшүсмерләр өлкә китапханәсе оештырган «День Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән төбәкара акциягә кушылды. Чараның максаты-укучыларны бөек шагыйрьнең әдәби һәм сәнгати мирасы белән якыннанрак таныштыру. Әлеге акция кысаларында китапханәдә шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан «Поэтический мир Лермонтова…» исемле күргәзмә эшләде һәм ана күзәтү ясалды. Мондый чаралар уздыру - рус әдәбиятына мәхәббәт, бөек кешеләр белән горурлану хисе тәрбияли.