2022 елның 17 октябреннән 21 октябренә кадәр атна дәвамында үткәрелгән чараларда Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы да катнашты.
Барлык чаралар да (акцияләр,тренинглар,психологик уеннар) психология атналыгы тематикасы буенча төзелде. Укучылар атналык план белән таныштылар. 54 бала, 15 педагог катнашкан чаралар кызыклы формада узды. Бу чаралар белем бирү процессында катнашучыларның үз-үзләрен танып белүләренә һәм үзаңнарын үстерүгә юнәлдерелгән иде.