Октябрь аеның өченче якшәмбесе илебездә Әтиләр көне буларак билгеләп үтелә.

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Әлеге бәйрәм яңа гына барлыкка килүенә дә карамастан, инде халык арасында үз урынын табып өлгерде. Чыннан да, бу көн игъбирга лаек, чөнки әтиләр – безнең тормышыбызда иң мөһим кешеләрдән. Алар - безнең терәгебез һәм яшәргә көч бирүчеләребез. 15нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә балалар өчен әтиләргә котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде.  Балалар бу эштә бик теләп, үзләренең бар көчләрен һәм йөрәк җылысын биреп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International