«Сәнгать ул – җанлы хәтер»

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

18 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Юныс Сафиуллинга 75 яшь тулуга карата «Сәнгать ул – җанлы хәтер» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Юныс  Сафиуллин –сәнгать дөньясына гомерен багышлаган драматург . Күргәзмәдә драматургның биографиясе һәм иҗаты турында китаплар, мәгълүматлар урнаштырылды. Китап укучылар белән язучының әсәрләре турында әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International