Калфак – татар хатын-кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә китерүче үзенчәлекле сәнгать сере.

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

18-19 нчы гасыр белән чагыштырганда, калфакларның формалары, бизәлеше үзгәреп тора. Бүгенге көннәрдә исә, калфаклар нәфис җепләр, энҗе-мәрҗәннәр белән беррәттән, сәйләннәр белән чигелә.
 Шуларны истә тотып,  15 нче октябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә калфак тегү буенча остаханә оештырылды. Чарада катнашучылар башта калфак турында мәгълүмат алдылар, "Энҗе - мәрҗән калфагым" күргәзмәсе белән таныштылар. Балалар калфак тегү серләренә төшенделәр, аны матур итеп бизәргә өйрәнделәр. Әлеге чара барлык укучыларның күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International