Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре 20 октябрь көнне Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Ислам дине кануннары" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны Шәтке авыл китапханәчесе Кәүсәрия Галимуллина һәм авыл мәдәният йорты җитәкчесе Флера Габдуллина әзерләделәр. Китапханәдә “Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел” дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде. Китапханәгә килгән апалар исламның килеп чыгышы, тарихы турында сөйләделәр. Мәүлид аена багышлап корьән укыдылар, мөнәҗәтләр әйтте. Шулай ук бәетләр дә укылды.