Алан авылы китапханәсе күп төрле газета-журналлар алдыра.

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Матбугат әдәби әсәрләрне халыкка җиткерүдә һәм татар язучыларының иҗатын пропагандалауда зур ярдәм булып тора. Аларның төрлесе төрле аудиториягә тәгаенләнеп, үз укучысын табып, татар матбугатын баетуга зур өлеш кертә. 20 октябрь көнне яшь буынга үз милләтенә, гореф-гадәтләренә, тарихына карата горурлык хисе тәрбияләү һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән якыннан танышу максатыннан “Сезнең өчен, балалар!” дип исемләнгән таныштыру сәгате узды. Газета—журналлар белән даими танышып бару сөйләм культурасын үстерергә, дөньяга дөрес караш тәрбияләргә, аң-белем дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итүен күздә тотып, балалар “Сабантуй”, “Салават күпере” журналлары белән якыннан таныштырылды, кычкырып укулар оештырылды, биремнәр үтәлде. Балаларга  чара бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International