26 октябрьдә Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе базасында мәктәп директорлары, мәктәпкәчә мәгариф оешмалары җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, укучылар, тәрбияләнүчеләр белән берлектә өйрәтү тренировкасы уздырылды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В.Карпова чарада катнашучыларга үзенең сәламнәрен җиткерде, антитеррористик куркынычсызлыкны тәэмин итүнең әһәмиятен аңлатты. Практик өлеш “Россия Федерациясе Милли гвардиясенең Татарстан Республикасы буенча ведомстводан тыш сак идарәсе” Федераль дәүләт казна учреждениесе филиалы – Саба районы буенча үзәкләштерелгән сак пункты башлыгы, полиция майоры Сафиуллин Д.Ф. җитәкчелегендә үтте.
Мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Вахитова М.Г. Сауш мәктәбенең техник яктан җиһазланышын бәяләде. Укучылар мәктәпкә кергәндә турникет аша узалар, аларны дежур укытучы каршылый. Мәктәп территориясендәге ят предметларны ачыклау өчен җаваплы кешеләр беркетелгән.
Чара ахырында тренировкаларга йомгак ясалды, тиешле карарлар кабул ителде, җитәкчеләргә йөкләмәләр бирелде.