27 октябрь көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Хөсәенова Лейсан көндезге төркемдә социаль хезмәт алучылар белән Теләче китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханә хезмәткәрләре шат күңел белән каршы алып, экскурсия барышында уку залы, китаплар белән таныштырдылар. Шулай ук социаль хезмәт алучылар стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур кызыксыну белән карап чыктылар. Китаплар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында да игътибар белән тыңладылар. Бу экскурсия чын мәгънәсендә китапханәдә булган кунакларда зур тәэсирләр калдырды.