8 ноябрь көнне Үзәк авыл китапханәчесе Хаҗипова Ф.А. башлангыч сыйныф укучылары өчен "Барыбыз бергә- без бөек Россия"дигән темага дәрес-презентация үткәрде. Балалар Ватаныбызның төп символлары, гербы һәм флагы, башкаланың истәлекле урыннары белән таныштылар, яклаучы-баһадирлар, рус фольклоры һәм зур ил территориясендә яшәүче башка халыкларның гореф-гадәтләре турында белделәр.
Укучылар табышмакларны чиштеләр, Россиянең төрле халыкларының әкиятләрен искә төшерделәр. Дәрес-презентация балаларга илебез турында бик күп файдалы мәгълүмат бирде.