8 декабрь көнне, Үзәк авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримованы Ватан Геройлары көне белән Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов,Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Фәнис Закиров, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова тәбрикләделәр.