Аның иҗаты ХХ гасырның икенче яртысында татар шигъриятендә лаеклы урын алып тора. Язучының тууына 95 ел тулу уңаеннан Казаклар авыл китапханәсе "Йолдыз җит һәркемгә" исемле китап күргәзмәсе оештырды, анда Әхсән Баянның тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның сәнгать әсәрләре һәм иң танылган шигырьләр җыентыклары урын алды.