9 декабрь – Ватан Геройлары көне уңаеннан Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәп укучыларына патриотик дәрес үткәрде.

2022 елның 9 декабре, җомга

Укучылар әлеге көннең барлыкка килү тарихы, Ватан Геройлары белән танышты.  Алар арасында  якташларыбыз -  Советлар Союзы Герое Александр Ксенофонтов,  Социалистик Хезмәт Геройлары Габделхак Галиев, Николай Капитонов һәм Гөлбикә Каримовалар бар.  Укучылар аларның  батырлыклары, казанышлары турында бик кызыксынып тыңладылар.  Презентация белән үрелеп барылган әлеге чара горурлык хисләре уятты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International