9 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Ватан Геройларын хәтерлибез» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды.
Ватан Геройлары көне - Россиянең истәлекле даталарының берсе. Балаларга 1769 елның нәкъ шул көнендә Екатерина II нең Изге Георгий Победоносец орденын раславы һәм аның белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнүе турында сөйләп үтелде.
Аннары Россиядә хөрмәт белән искә алынучы геройлар, хәрби җитәкчеләр һәм офицерлар турында сүз алып барылды. Соңыннан балалар шушы темага кагылышлы матур әдәбият белән таныштылар.