Яңа ел - иң көтеп алган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе.

2022 елның 25 декабре, якшәмбе

Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бүгеннән яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнә башлады. Кардан төрле-төрле сыннар ясау күптәннән килгән традиция булып тора. Мәдәният йорты каршына ел саен кыш бабай, кар кызы  һәм башка төрле сыннар, чыршылар ясалып куела.  Матур күренеш – могҗизалы әкият иленә эләккәндәй буласың. Димәк, тиздән, бик тиздән Яңа ел җитә! Санаулы көннәр, санаулы сәгатьләр калып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International