“Сүзебез тыл батырлыгы турында”

2022 елның 25 декабре, якшәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының батырларча үткәне турында хәтерне саклау, аларның каһарман үткәне өчен ихтирамлы мөнәсәбәт һәм горурлык тәрбияләү максатында Айдар авылы китапханәсендә хатын-кыз тыл  ветераннарына багышлап  “Сүзебез тыл батырлыгы турында” дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Әлеге чара ”Сугыш хатын-кыз йөзе түгел”  проекты кысаларында уздырылды. Хәрби хезмәт - хатын-кызлар өчен түгел дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә тылда  күтәргән батыр йөрәкле авылдаш тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына безнең рәхмәтебез чиксез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International