Район семинары узды.

2022 елның 25 декабре, якшәмбе

Иске Җөри урта мәктәбендә инглиз теле укытучылары өчен «Инглиз телен укытуны камилләштерүнең актуаль юнәлешләре»темасына район семинары узды.

Инглиз теле укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы «Кием һәм мода» темасына 8 нче сыйныфта ачык дәрес күрсәтте, шулай ук укытучы җитәкчелегендә «How Grinch stole Christmas» дигән класстан тыш чара уздырылды.

Семинар түгәрәк өстәл артында фикер алышу белән тәмамланды. Анда укучыларны БДИга, олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләү мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International