22 декабрь көнне Әбде авыл китапханәсендә балалар язучысы Э. Н.Успенскийның тууына 85 ел тулу уңаеннан «Веселый друг детей» дип исемләнгән әдәби чара булып узды. Презентациядән балалар шагыйрь, язучы, сценарист, драматург, режиссер, телевизор һәм радио тапшыруларны алып барган Эдуард Николаевич Успенскийның биографиясе белән таныштылар, аннары аның юмор һәм фантазия белән тулы китаплары буйлап сәяхәт кылдылар. Балалар викторина сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирделәр, юбиляр язучының китаплары буенча филфордлар чиштеләр, Чебурашка һәм Простоквашино турындагы әкият сюжетларын, геройларны, һәркемгә таныш булган «Зәңгәр вагон» җырыннан юлларны, Матроскин җырын искә алдылар, шаян шигырьләр укыдылар.