«Биибез дә, җырлыйбыз да»

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

   Яна ел бәйрәме алдыннан «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларны чакырып Яңа ел бәйрәме үткәрделәр. Матур итеп бизәлгән залда бәйрәм үткәрү өчен бинаны ветераннар советы тәкъдим итте. Бәйрәмне аниматор алып баруы балаларны аеруча сөендерде. Мондый стандарт булмаган, ләкин хәзерге вакытта бик популяр персонаж Тик-Ток балалар бәйрәмендә көтеп алган кунак булды. Алып баручы бәйрәм атмосферасы тудырды, мавыктыргыч уеннар уздырды. Чара ахырында Кыш бабай һәр балага татлы бүләк таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International