Бүгенге көндә «терроризм» төшенчәсе никадәр генә куркыныч булып яңгырамасын, бу сүз беребезгә дә ят түгел.

2022 елның 30 декабре, җомга

Терроризм - аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Мондый куркыныч кешеләргә генә түгел, хәтта бөтен бер илгә янарга мөмкин. 26 декабрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре  яшьләр белән «Ничек террорның корбаны булмаска» исемле мәгълүмәти-тематик дәрес үткәрделәр. Әлбәттә, кешеләрдән уяулык сорала. Әледән-әле кабатланып торган хәвефле очраклардан һәркайсыбыз сабак алсак иде, чөнки бу очракта сүз барыбызның да иминлеге хакында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International