Ул 1927 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасының Югары Кибәкхуҗа авылында туа. Актерлык факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң, Казанда Яшь тамашачылар театры актеры булып эшли. Шәтке авыл китапханәсендә 24 декабрь көнне якташыбыз, язучы, драматург, публицист, Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тулуга багышланган «Язгы аҗаган» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Катнашучыларны Мәхмүт Хәсәновның биографиясе, әдәби иҗаты белән таныштырдылар. Күргәзмә-презентация ясалды. Чарада катнашучылар өчен язучы әсәрләреннән өзекләр укылды.