22 декабрь көнне Совет һәм Россия язучысы, балалар китаплары авторы, драматург, сценарист Эдуард Успенскийның тууына 85 ел булды.

2022 елның 30 декабре, җомга

Әлеге уңайдан Иске Җөри модель китапханәсе китапханәчеләре  балалар өчен “Эдуард Успенский дөньясы” дигән  әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Китапханәдә куелган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр, әсәрләрен кычкырып укыдылар. Чараның икенче өлешендә балалар бергәләп «Простоквашино» дигән мультфильмны карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International