Яңа ел бәйрәме иң якты хисләр уята, аңа әзерлек алдан ук башлана, чөнки йортны, ишегалдарын бизәргә кирәк.

2022 елның 30 декабре, җомга

Бәйрәмдә үзеңне яхшырак хис итү өчен әкият мохите булдыру мөһим. Кар бөртеге-кышкы әкиятнең төп атрибуты, чөнки ул һәркемнең кәефен күтәрә. Ак кар бөртекләре кышын тышкы дөньяны, агачларны бизи, без бу әкиятне өйгә дә кертергә теләдек. Моны эшләү бөтенләй кыен түгел, чөнки кар бөртекләрен гади ак кәгазьдән дә ясап була. Аларны күләмле итеп һәм хәтта салфеткалардан ясарга мөмкин. Балаларның кар бөртекләре турында күзаллауларын формалаштыру, табигать матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү, аларның төзү, рәсем ясау буенча эшчәнлекләрен үстерү максатыннан Олы Мәтәскә авылы  мәдәният хезмәткәрләре 24 декабрь көнне “Серле кар бөртеге” дип исемләнгән, кар бөртекләре кисү буенча мастер класс күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International